Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрне физик яктан камилләштерү, Татарстан Республикасы территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатларында үткәрелә. Спартакиада ярдәмендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары коллективларында сәламәт яшәү рәвеше традицияләре формалаша.
2022 елның 22-23 ноябрендә Кукмара шәһәрендә өстәл теннисы буенча муниципаль хезмәткәрләр арасында ярышлар узды. Турнирда Аксубай муниципаль районы командасы составында ГХАТ бүлеге баш белгече Ләйлә Шәйхетдинова катнашты.