Никахлашу датасын сайлаганда, күп кенә гашыйклар матур даталарга игътибар итәләр, аерым көндә төзелгән союз ныклы, уңышлы булачак, дип саныйлар.
Матур санлы “22.11.22” датасында Саба егете Айрат Марат улы һәм Шәмәрдән кызы Зилә Радик кызы Саба гражданлык хәлен теркәү бүлегендә үз никахларын теркәде.
Яшь гаиләне бу истәлекле вакыйга белән котлыйбыз һәм аларга бәхет, хөрмәт, муллык һәм, әлбәттә, үзара аңлашып яшәүләрен телибез.