Тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру

2022 елның 25 ноябре, җомга

2022 елның 25 нояберендә Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Шалапаевлар гаиләсенә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды.

Ленара һәм Виталий Шалапаевларның кызлары –Анастасия туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап баланың беренче документын тапшырды, сабыйлары тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International