Юбилярлар күп балалы педагоглар гаиләсендә туып-үскәннәр. Шумиловлар гаиләсе ике матур кыз тәрбияләп үстергән, аларның горурлыгы-җиде оныгы.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән ир белән хатынга котлау хаты, чәчәкләр, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсеннән китап тапшырдылар.
Тантананы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Мөхетдинова үткәрде, ул тантана геройларын 2032 елның 26 октябрендә бриллиант туйга чакырды.