Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә юбилярларны котладылар.
"Бриллиант" юбилеен Юрий Григорий улы һәм Зоя Николай кызы Басовлар гаиләсе билгеләп үтте. Ир белән хатын 60 ел бергә яшәгәннәр. Аларның гаилә бәхетенең сере - мәхәббәт, үзара аңлашу, бер-берсен кайгырту һәм бернинди шартларда да бер көнгә аерылмаска теләк.
Бәхетле юбилярлар Мендельсонның Туй маршна тантаналы никахлашу залына керделәр, юбилярларны хөрмәтләүнең мактаулы китабына кул куйдылар һәм бер-берсен котладыр.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларга Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Парны юбилейлары белән котларга бөтен гаилә – балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелган иде. Юбилярлар адресына бик күп җылы котлаулар яңгырады.