Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Алексеевлар гаиләсендә дөньяга килгән бишенче балага исем кушу тантанасы узды

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Алексеевлар гаиләсендә дөньяга килгән бишенче балага – уллары Радиславка исем кушу тантанасы узды.

Якынлашып килүче Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасында Алексеевлар гаиләсен 90нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр котлады, аларга бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәхетле ата-ананы сабыйлары туу белән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International