Балтач районы ЗАГС бүлегендә Балтач гимназиясе өлкән сыйныф укучылары өчен «Хәзерге заман дөньясында милли туй традицияләрен саклау» темасына чара узды. Чара барышында удмурт, мари, татар гореф-гадәтләренең театральләштерелгән күренешләре тәкъдим ителде, анда укучылар үзләре дә катнаша алды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, бүгенге көндә милли гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеген билгеләделәр.