20нче ноябрь көнне Бөтендөнья бала көне билгеләп үтелә. Бу көнне балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне дип саныйлар. Кечкенә гражданнар, өлкәннәр белән беррәттән, дәүләт аларны нинди хокуклар белән тәэмин иткәнен, аларга нинди йөкләмәләр ятканын белергә тиешләр.
Бу темага ГХАТ Идарәсе белгечләре Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче балалар белән сөйләштеләр. Бәйрәм хөрмәтенә балалар өчен махсус хокукый квиз оештырылды. Бәйге күңеллерәк узсын өчен, ул кызыклы биремнәр һәм мультфильмнар күрсәтүне керткән уен формасында узды.
Балалар командаларда эшләделәр, барлык сорауларга да җавап таптылар. Очрашу азагындааларга баллы бүләкләр таптылар.