20нче ноябрь – Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне. Ел саен уздырыла торган Бөтендөнья балалар көненә багышланган акция балалар проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, балаларга хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү максатында үткәрелә.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 28нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары өчен әлеге бәйрәмгә багышланган хокукый квиз үткәрелде.
Уенны оештыручылар балаларга яшүсмер эләгергә мөмкин булган катлаулы тормыш ситуацияләрен хәл итү юлларын эзләргә тәкъдим иттеләр. Сораулар турында фикер алышканда командаларда кайнар бәхәс барды.
Укучыларга һәм аларның кураторларына уен бик ошады. Балалар барлык биремнәрне дә мавыгып үтәделәр һәм үзләренең хокукый белемнәрен баеттылар.