Алексей Алексей улы һәм Валентина Андрей кызы Козубенколар өчен бүгенге көн истәлекле – алар Куаныч туйларын бәйрәм итәләр. Алар 70 ел бер-берсенә тирән ихтирам һәм тугрылык саклап, яратып һәм тату булып яшәгәннәр. Мондый гаиләләргә охшаш буласы килә, алар турында үсеп килүче буынга сөйләргә кирәк.
Юбилярларга кунакка Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Хәмзә улы Муллин, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Татьяна Адислав кызы Куприянова, ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Ислам кызы Сәгыйтова һәм ТИҮС җитәкчесе Әлфинә Фәрит кызы Сөнгатуллина килделәр.
Козубенколар кунакларны чәй белән сыйладылар, озак бәхетле тормыш серләре белән уртаклаштылар, балалары һәм оныклары турында сөйләделәр.