Баласына карата иң назлы хисләр ана йөрәгендә сабые дөньяга килгәнче үк туа. Кичектергесез сорауларны чишү иң бәхетле мизгелләрен бозмасын өчен булачак әниләр алдан баланың беренче документларын рәсмиләштерү турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырышалар.
Моның өчен «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр өчен хокукый консультацияләр уздырыла. ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова чираттагы дәрестә бала тудыру йортында һәм ГХАТ Идарәсендә яңа туган баланы дәүләт теркәү тәртибе, никахлашу мөмкинлеге, ата булуны билгеләү һәм гражданлык хәле актлары өлкәсендәге башка юридик аспектлар турында сөйләде.