Бүген кияү һәм кәләшләрнең психолог Зиләрә Бережных белән очрашуында сүз мәхәббәт һәм игътибар нормалары турында барды. Зиләрә Гамир кызы гади мисалда бу нормаларның төрле кеше өчен төрле булуын күрсәтте һәм яхшы мөнәсәбәтләр төзү өчен яраткан кешеңнең нормасын исәпкә алырга кирәклеген аңлатты.
Яшь парлар очрашуда актив катнаштылар: сорауларын бирделәр һәм шәхси мисалларын китереп, фикер алыштылар. Психолог аларга үз киңәшләрен бирде, бәхетле гаилә тормышы теләде.
Әгәр дә сез психологның яшь парлар белән киләсе очрашуына яки аерылышу чигендәге парлар өчен шәхси консультациясенә язылырга телисез икән, 43-09-00 телефоны буенча шалтыратыгыз.