Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яшь парлар өчен инструктаж узды

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Туй көне – көтеп алынган һәм хисләр белән тулы, әмма шул ук вакытта бик җаваплы көн. Яшь парларга дулкынлануларын җиңәргә ярдәм итү өчен бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда чираттагы инструктаж узды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре кияү һәм кәләшләргә никахны дәүләт теркәве тәртибен аңлаттылар һәм бер пар мисалында туй тантанасы репетициясен күрсәттеләр, Никахлашу сараенда һәм аның янәшәсендәге территориядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә исләренә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International