Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 16 пар никахларын рәсмиләштерде

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 16 пар никахларын рәсмиләштерде.

ГХАТ Идарәсе белгечләре аларны бәйрәм белән котладылар һәм Татарстан триколоры төшкән истәлекле тасмалар тапшырдылар. Шулай ук кияү-кәләшләр өчен Конституция турында викторина әзерләнгән иде. Сорауларга дөрес җавап биргән парларга республикабыз гербы төшерелгән телефон стикерлары бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International