Әниләр көне алдыннан Тәтеш шәһәрендә яшәүчеләр Владимир һәм Надежда Фролагиннар һәм Валентина һәм Николай Мишиналар гаилә тормышының ярым гасырлык юбилейларын билгеләп үттеләр.
Аларның озын мәхәббәте һәм искиткеч язмышы мәңгегә легендага әверелде-балалары, оныклары бар. Тормышлары турында гаҗәеп хикәяләр гаиләнең барлык әгъзаларын да дулкынландыра.
Бу көнне хәтердә матур, шатлыклы һәм авыр көннәр искә тошеп китте. Әмма иң мөһиме, шундый зур тормыш алып барып, ирле-хатынлы, шат күңелле, намуслы үткән тормыш юлын аңлап, горур булып калдылар. Аларның барлык балалары әти-әниләре белән горурлана, оныклары тату һәм хөрмәткә лаеклы гаилә кору үрнәген күрә.
Юбилей көнендә Фролагиннарны балалары, оныклары, шулай ук Тәтеш шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А.А. Никоноров , ЗАГС бүлеге начальнигы Л. М. Дианова, һәм Тәтеш районы хәрби комиссары Ф. А. Гарифуллин котладылар. Хәрби комиссариатта гаилә башлыгы пенсиягә кадәр эшләгән. Юбилярларга кунаклар район башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы һәм актив озын гомер, иминлек, туганнары һәм якыннарының игътибарын теләп истәлекле сувенир тапшырдылар.
Ирле-хатынлы Мишиннарның бу көнне ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М. Дианова һәм С. П. Гвоздева Тәтеш АТПсы баш бухгалтеры булдылар, анда гаилә башлыгы Николай Михайлович пенсиягә кадәр автобус йөртүче булып эшләде. Традицион сорауга, сезнең гаилә бәхетенең сере нинди, ике юбиляр да "Бездә Мәхәббәт!» дип җавап бирделәр.
Ирле-хатынлыларны «алтын» туйлары белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, озын гомер телибез!