Тимер-көчле һәм ышанычлы металл. Ә 65 ел бергә яшәгән ир белән хатын күптән бер-берсенә ошый һәм яраклаша бу гомергә. Шуңа күрә, 65 ел бергә яшәү тимер туй юбилее дип атала. Сарман районы Илексаз авылында яшәүче Әзһәр һәм Мөхәссәнә Рәхимовлар бүген Тимер туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова, балалары һәм якыннары котладылар. Юбилярларга исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр.