26 ноябрьдә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда яшь парлар өчен традицион инструктаж узды. Иң мөһим һәм җаваплы көннәре дулкынлануларсыз һәм борчылуларсыз узсын өчен тантаналар бүлеге әйдәп баручы белгече Регина Кәлимуллина кияүләргә һәм кәләшләргә никах теркәү тантанасының ничек узуы турында сөйләде.