Сарман районының Бриллиант юбилярлары

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген Сарман авылында яшәүчеләр Камил һәм Рәмзия Хәсәновлар Бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. "Ныклы гаилә" проекты кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы Рәисе Асыляр Харисов туганнары һәм балалары да кушылды. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, имин томышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International