Чистайда Гориннар гаиләсендә игезәкләр туган

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 24 нче ноябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә игезәк балаларның тууы теркәлде. Гориннар  гаиләсендә малай һәм кыз туды! Бәхетле әти-әни Светлана Николаевна һәм Юрий Викторович кызга Дарья, малайга – Даниил дип исем бирделәр!

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева бала тудыру йортында Светлана Николаевнаны әниләр көне белән котлады һәм балаларның туу турында таныклыкларын тапшырды. Балаларга һәм аларның ата-анасына өчен нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International