ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко балаларга гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм гашыйк булу турында сөйләде. Балалар актив рәвештә әңгәмәгә керделәр, ныклы һәм тату гаилә нигезләрен билгеләделәр, гаиләдә каршылыкларның кайбер сәбәпләрен ачыкладылар.
Өлкән сыйныф укучылары ГХАТ органнары тарихы, гражданлык хәле актларының төп төрләре һәм аларны теркәү тәртибе белән таныштылар. Балалар ГХАТ органнары эшендәге яңалыкларга кагылышлы сораулар бирделәр.