Бөгелмә шәһәре ГХАТында зөбәрҗәт туйлары белән Хәсәновлар гаиләсен котладылар

2022 елның 5 ноябре, шимбә

5 ноябрьдә Бөгелмә шәһәре ГХАТында гаилә тормышының зөбәрҗәт юбилярлары - Касыйм Сабирҗан улы һәм Диләрә Җиһанша кызы Хәсәновларны котладылар. Бәйрәмдә катнашучыларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова котлады. Ул юбилярларга иминлек теләде һәм шәһәрнең Мактау билгесен һәм Бөгелмә районы башлыгы Л.Р. Закировның котлау адресын тапшырды.

Гаиләнең зөбәрҗәт юбилее уңаеннан, юбилярларның исемнәре Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гаиләләр китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International