2022 елның 12 ноябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400 нче парны тантаналы рәвештә теркәү булды. Азат һәм Екатерина Җәләловлар өчен бу күңелле сюрприз булды!
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева яңа өйләнешүчеләргә мәхәббәтләрен сакларга, бер-берсен хөрмәт итәргә теләде.
Яңа өйләнешүчеләргә беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклык, шулай ук истәлеккә бүләк тапшырылды.