11.11.2022 көнне Чистайда 12 пар язылышты

2022 елның 11 ноябре, җомга

Яңа өйләнешүчеләр туй көне өчен матур даталарны сайларга яраталар –кемдер паспортта махсус штамп алырга тели, кемдер саннарның тылсымына яки шундый махсус көнне өйләнешүчеләргә юмарт рәвештә таратыла торган уңышка ышана.

11.11.2022 – өйләнешергә теләүчеләр өчен бик матур дата. Никахларын нәкъ менә шул көнне Чистай Никахлашу сараенда теркәргә теләүчеләр күп – 2022 елда ЗАГС өчен рекордлы сан – көненә 12 пар.

Ел башыннан алып Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә барлыгы 398 никах теркәлде. Бу атнада 2022-нче елда гаилә корган 400-нче парның өйләнешүе көтелә, аларны без тиздән беләчәкбез.

Барлык өйләнешүчеләрне дә котлыйбыз! Бәхетле гаилә тормышы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International