Гаилә тормышы юбилее белән котлау

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Арча шәһәреннән Роберт Зарипович һәм Диләрә Нурмөхәмәтовна Гариповлар гаиләсе алтын туйларын бәйрәм итте. Алтын юбилярлар истәлекле көндә район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән бүләк һәм котлау адресы алдылар. Районның хатын-кызлар советы рәисе Гатуллина А.М., ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Р.Ш. парларга бәхет һәм озын гомер теләде.

Бүген Гариповлар балаларының һәм оныкларының уңышларына шатланып, туганнары һәм дуслары өчен үрнәк булып яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International