Алтын туй юбилее, илле ел бергә яшәү – гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе! Ул гаилә елъязмасының мөһим бите, онытылмаслык, бәхетле мизгеле.
2022 елның 3 ноябрендә ГХАТ бүлегендә Фирдинат Сабир улы һәм Фәридә Хәйдәр кызы Камаловлар гаиләсенең «алтын» юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне, 50 ел элек булган кебек, бәхетле юбилярлар да Мендельсонның Туй маршы астында залга керделәр. Ирле-хатынлы гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү китабында үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе «Алтын туй» медальләре белән белән алмаштылар.
Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. юбилярларга район башлыгы Илшат Нуриевның котлау адресын тапшырды һәм аларга гаилә җылысы, ямь, туганнары һәм якыннары игътибарын теләде.
«Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенең «Восточный» территориаль иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сафин Р.Г., «3нче номерлы Арчаның башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Сабирҗанова А. Ф. Юбилярларны котлап парга тигезлек теләделәр һәм бу пардан гаилә тормышы сәнгатен өйрәнергә киңәш иттеләр.
Юбилярларга сәламәтлек, бәхет телибез.