Октябрь аенда Бөгелмәнең туучылар саны

2022 елның 5 ноябре, шимбә

Октябрь аенда Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә 71 сабый тууы теркәлгән, 10 ай эчендә 636 сабый дөньяга килгән, шуларның 320се – малай һәм 316ы – кыз.

Беренче бала 229 гаиләдә туган, икенче балалар 232дә туган, беренче тапкыр 129 гаилә күп балалы гаилә статусын алган. Дүртенче һәм аннан соңгы балалар 46 гаиләдә туган. Дөньяга килгән баланың иң зур гәүдә авырлыгы - 4750г, ә иң кечкенәсе – 1126г.

Иң популяр исемнәр – Әмир, Александр, Варвара, Александра, Валерия.  Ә иң гадәти булмаган исемнәр – Әмирхан, Таир, Солих, Лея, Айлин.

Иң яшь әнигә 18 яшь, иң олы әнигә 44 яшь. Иң яшь әтигә 19 яшь, иң өлкән әтигә 48 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International