Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар белән 2 никах теркәлде

2022 елның 7 октябре, җомга

Бүген Түбән Кама Никахлашу сараенда хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар белән 2 никах теркәлде. Егетләрне махсус язылышыр өчен Казаннан бер көнгә өйләренә җибәрделәр.

Махсус очракларда Гаилә законнары никах теркәгәндә бирелгән гаризаны карау срогын кыскарту мөмкинлек бирә. Россиядә кертелгән өлешчә мобилизацияне шундый очрак дип санарга мөмкин. Моның өчен гражданинны Россия Федерациясе Хәрби көчләренә мобилизация буенча хезмәткә чакыру турында хәрби комиссариат тарафыннан бирелгән документ кирәк.

2022нче елның 21нче сентябреннән башлап Түбән Кама ГХАТ Идарәсе тарафыннан халыкның өлешчә мобилизациясе сәбәпле хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнар белән барлыгы 30 никах теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International