2022 елның 13 октябрендә Чистай шәһәрендә «Татарстан Республикасында граждан хәле актларын теркәү тантанасының иң яхшы алып баручысы» Республика конкурсының зона этабы узды. Зона этабында 9 муниципаль районнан.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Зарипова Миләүшә Фатыйх кызы никах рәсмилләштеру 1нче урынны, исем кушу буенча 3нче урынны, Балык Бистәсе муниципаль районы ГХАТ бүлегенең баш белгече Садреева Марина Михаил кызы никах рәсмилләштеру 2 нче урынны алды.