Александр һәм Валентина 16 ел таныш, күп еллар бергә, ә хисләре танышкан кебек! Хәзерге вакытта Александр мобилизацияләнгән, Казанда укый, никахны теркәү өчен Яр Чаллыга махсус килгән.
ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова Александр һәм Валентинаны гаилә коруы белән котлады һәм беренче «гаилә» документын – никахлашу турында таныклык тапшырды.