50 һәм 60ел бергә гомер иткән алтын, бриллиант парларны бу конне «Ильвина» ресторанына җыйдылар. Бәйрәмдә мәртәбәле кунак – салым инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Никиташин А.Г. катнашты. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов үзенең чыгышында алтын, бриллиант парларыбызга соклануын, горурлануын әйтте һәм аларга сәламәтлек, хәерле гомер, бәхетле картлык теләде. Мәҗлес җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды.