Бөгелмә муниципаль районында «Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» республика конкурсының зона этабы узды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

3 октябрьдә Бөгелмә муниципаль районында «Гражданлык хәле актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы» республика конкурсының зона этабы узды, анда Татарстан Республикасының 9 муниципаль районыннан: Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан конкурсантлар катнашты.

“Никахлашу тантанасының иң яхшы алып баручысы” номинациясендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең баш белгече Манасыйпова Эльмира Рәшид кызы 1 дәрәҗә дипломга лаек булды. «Тантаналы исем кушу тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә 1 нче дәрәҗә Диплом белән Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннегаләмова Елена Яковлевна бүләкләнде. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ бүлегенең техник эшләрне тәэмин итү буенча әйдәп баручы белгече Мирзиянова Айгөл Давис кызы «Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә 1 дәрәҗә дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International