Ютазы муниципаль районының 3 нче Урыссу урта мәктәбендә унынчы сыйныф укучылары өчен гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Гүзәлия Фахертдинова катнашында «Гаилә белеме» курсының «Никахтан тыш гаилә» темасына дәрес үтте.
Никахтан тыш яки классик гаилә-актуаль һәм мөһим сорау. Гъзщлия Фахертдинова балаларны ЗАГС бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды, никахларның, аерылышуларның, туучылар санының рәсми статистикасын китерде, соңгы берничә елда аталыкны билгеләү саннарын ачыклады. Законлы никахта һәм никахсыз гаиләдә хатын-кыз һәм ир-атның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Дәреснең иң мөһим нәтиҗәсе - җәмгыятьтә законлы гаиләнең кыйммәте һәм өстенлеге булуын исбатлау. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу нәтиҗәле һәм кызыклы узды.