Павловлар гаиләсе күп балалы һәм бик тату. Ир белән хатынның өч баласы, дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Александр Петровичның шәһәр төзүче предприятиеләрнең берсендә – Бөгелмә механика заводында хезмәт стажы зур. Татьяна Михайловна Бөгелмә шәһәре горгазында баш хисапчы булып эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда, оныкларын тәрбияләүдә булыша.
Алтын юбилей хөрмәтенә ир белән хатынның исемнәре Мактаулы гаиләләр китабына кертелде. Гаиләне район башлыгы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады. Ул котлау адресын һәм Бөгелмәнең мактау билгесен тапшырды.