Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 600нче бала туу турында акт язуы теркәлгән

2022 елның 15 октябре, шимбә

15.10.2022 елда ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600нче сабый тууы теркәлде. Шәяхмәтовлар – Рәмис Рафис улы һәм Ләйсән Азат кызы гаиләсендә беренче бала туа, аны Әмир дип атаганнар, исем гарәп теленнән «җитәкче» дигәнне аңлата. 

Әмиргә һәм аның әти-әнисенә ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләделәр. Баланың беренче документы – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау адресы тапшырылды, әнигә Бөгелмә бала тудыру йортында истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International