Бу көн мәхәббәт, шатлык белән тулы, янәшәдә яраткан туганнар һәм дуслар. Ә тормыш юлын никах белән бәйләп, парларның бергә кулга-кул тотынышып үтүе аеруча да куанычлы. 14 октябрьдә шундый бәхетле парларның берсе-Ефрат Мөнир улы һәм Фәүзия Галимҗан кызы Исмәгыйловлар бергә гомер итүнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
Юбилярларның танышуы КИСИ тулай торагында була. Тулай торакта тормыш һәрвакыт күңелле һәм гаҗәп, биюләр һәм очрашулар белән үрелеп бара. Менә безнең геройларыбыз да тулай торакта танышып очраша башлыйлар. Бер елдан соң, 1972 елның 12 октябрендә, үзләренең никахларын законлы рәвештә теркиләр.
Ефрат Мөнир улы Татарстанның атказанган төзүчесе. Хөкүмәт бүләкләре: «Төзелештәге казанышлары өчен» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Төзелеш даны» мактау билгесе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Советының Рәхмәт хаты бар. Фәүзия Галимҗан кызы Коммунистик хезмәт ударнигы. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Бүген алар өчен кыйммәтле бүләк-гаилә. Алар ике лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәр. Бәхетле әби - бабайларны дүрт оныклары сөендерә.