Нурлат районы ГХАТ бүлегендә ике йөз илленче бала теркәлде

2022 елның 14 октябре, җомга

2022 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында ике йөз илленче бала туу теркәлде. Фидаил һәм Гүзәл Хамадиевлар гаиләсендә уллары Булат туды.

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре ата-аналарны гаиләдә өченче балалары туу белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлау хаты, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International