Мамадыш шәһәренең Язылышу сараенда туйны өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә алып бардылар

2022 елның 15 октябре, шимбә

Мәхәббәткә киртә юк... Бу сүзләрне бу атнада Мамадыш шәһәренең Язылышу сараенда никахларын теркәгән Эдуард һәм Мариса исбатлады.

Эдуард – Никифоро авылыннан, Мариса – кояшлы Индонезия якларыннан. Яшьләр социаль челтәр аркылы таныша. Тел аермасы яшьләр өчен киртә булмаган. Эдуард тиз арада гына инглиз телен өйрәнә. Тантана өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылды. Мондый күренеш Мамадыш ГХАТ бүлеге тарихында беренче тапкыр булды.

Эшләгән дәверемдә бу тантана минем өчен иң хислесе булды, дип үз фикере белән бүлек мөдире Ландыш Шәйхетдинова уртаклашты.

Тел, мәдәният, дин, ризык һәм көнкүреш аермаларына карамастан, мөнәсәбәтләре чын мәхәббәткә әверелгән парны ничек күрү искиткеч. Чыннан да, халыкара мәхәббәт толерантлык белән матур, моны яңа тормыш башлап җибәргән Эдуард һәм Мариса Степановлар исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International