Районда 100нче бала туган

2022 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 100 нче баласы теркәлде. Ул Кашаповлар гаиләсендә Альфред һәм Лилия гаиләсендә икенче бала булды.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхретдинова улының туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның котлау папкасын, район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International