Яшел Үзән районы ГХАТ бүлегендә юбилей пар теркәлгән

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге 2022 елның 500 нче яшь парын теркәгән. Бәхетле яшь парлар булып Новиков Павел Юрий улы һәм Кошаева Екатерина Сергей кызы булдылар.

Никахлашуны дәүләт теркәве тантаналы шартларда узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яңа никахлашучыларны котладылар һәм аларга беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклык тапшырдылар. Иң якын кунаклар яшьләрне туй көне белән котлады. Яшь парга бәхетле тормыш, муллык теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International