2022 елның 11 октябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Татар Мәмәтхуҗасы авылыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе Гариф улы Илдар һәм Габдулла кызы Динә Мөхәммәтҗановлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Бергә 50 ел озын гомер кичергән бу бәхетле парлар һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисе уята. Ирле-хатынлы Мөхәммәтҗановлар лаеклы хезмәт юлын үттеләр, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм йортта иминлек сакладылар, улларын һәм кызларын лаеклы гражданнар итеп үстерделәр. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе авыл халкы арасында хөрмәткә лаек һәм яшь гаиләләргә лаеклы үрнәк булып тора.
Бергә яшәүләренә 50 ел тулу уңаеннан Мөхәммәтҗановлар «Районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, тынычлык һәм озак еллар бергә бәхетле тормыш теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар адресына Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин матур теләкләрен теләп бүләк тапшырды.