2022 елның 6 октябрь көнне Балтач бистәсендә «Өлкәннәр көне» һәр елдагыча истә калырлык, бик җылы,күңелләргә яктылык, тынычлык өсти торган, һәрбер килгән өлкән яшьтәге кеше зур хөрмәт-игътибар тоярлык итеп үтте. Бу шулай булырга тиеш тә. Бәйрәмнең үткәрү вакыты да юкка гына алтын көзләргә тиңләп сайланмаган дыр: олыгаю – ул кеше гомеренең алтынга тиң бер чоры.
Тантананы Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде. Ул узенең котлау чыгышында: «Иң авыр еллар йөге, сугыш һәм аннан соңгы чор кайгы-хәсрәте, илне торгызу мәшәкатә нәкъ менә сезнең җилкәләрегезгә төшкән буын кешеләре сез. Бүгенге пенсионерлар да үзләренең тырыш хезмәте белән район үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр. Әлеге сафларга яңарак кына кушылганнарның да район өчен башкарган хезмәткәрләре олы мактауга лаек» - дип ассызыклап үтте. Өлкән яшьтәге балтачлыларга куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Ихлас котлауларын җиткерде.
Сәхнә түренә шулай ук бәйрәмнең күркәм кунаклары ,агымдагы елда үзләренең бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларыбыз да чакырылды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев аларга җылы котлауларын җиткереп чәчәк бәйләмнәре белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чарасы концерт программасы белән үрепеп барды.