Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы булды. Өлкәннәр көне – безнең өчен кадерле кешеләр-әниләребез һәм әтиләребез, әби-бабаларыбыз көне. Бу көн – кеше зирәклеге, җитлеккәнлеге, күңел юмартлыгы көне.
Бу матур көнне сәхнәдә берничә гаилә бүләкләнде. Садыйковлар гаиләсе Баязит һәм Тихния Садыйковлар гаиләсе бергә 55 ел гомер кичерәләр! Баязит Баян улы гомерен Әгерҗе район газ хезмәтен эксплуатацияләүгә багышлаган, Тихния Шәех кызы 30 ел сәүдә оешмасында эшләгән. Ирле-хатынлы Садыйковлар хезмәт ветераннары, ул һәм кыз үстергәннәр, өч оныклары һәм бер оныкчыклары бар. Нәфыйковлар гаиләсе Илдус һәм Вәсилә бергә 50 ел гомер кичерәләр. Илдус Салих улы бөтен гомерен Әгерҗе район газ хезмәтен эксплуатацияләүгә багышлады. Аның оста җитәкчелеге астында районда газ участогы оештырылды. Илдус Салих улы – шәһәр Советы башкарма комитетының өч чакырылыш депутаты, хезмәт ветераны, Россия Федерациясе газ сәнәгатенең мактаулы мастеры булып тора. Вәсилә Мирзанур кызы 35 ел район үзәк хастаханәсендә эшләде. Нәфыйковлар гаиләсе өч бала үстергән, 4 оныгы һәм оныкчыгы бар. Юбилярларны ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов һәм Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев котлады һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.