Теләче гражданлык хәле актларын теркәү секторында тугыз айга барлыгы 37 бала теркәлгән.
Беренче тапкыр әни булучыларның саны 6 га тигез. Сабыйларның 12се гаиләдә – икенче, 17 сы – өченче, 2 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 17 сы малай, 20 се кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Мәрьям, Кәрим, Мөхәммәд. Сирәк исемнәр: Сылу, Арслан.
Бу чорга 138 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 29 гаилә таркалса, 46 пар үз гаиләләрен корган.