Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Түбән Кама медицина көллиятенең 1 курс укучылары өчен «Гаиләчелек» электив курсы буенча дәрес узды

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараена «Гаиләчелек» электив курсы кысаларындагы дәрескә 22нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары килде.  Укытучы-психолог Михеечева Светлана Сергей кызы «Өлкән сыйныф укучылары аңында булачак хатыннары яки ирләренең идеаль һәм реаль образлары» дигән темага дәрес үткәрде.

Ул укучыларга гаилә коруның мотивлары төрле кешенең төрле булуын, безнең күз алдына китергән идеаль тормыш иптәшебезнең образы язмышыбызны бәйләгән реаль кешенең сыйфатлары белән туры килмәскә дә мөмкинлеген аңлатты.

Дәрес ахырында балалар ике командага бүленделәр һәм биремне бик иҗади үтәп гаилә турында коллаж ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International