Яхшы әти булу – һәр ир-ат өчен җаваплы һәм мөһим эш. Әтиләр көне алдыннан Шакировлар гаиләсендә көтеп алган кызлары Ралина дөньяга килә. Хәзер Айрат та әти дигән горур исемне йөртә. Хәзер ул баласы өчен үрнәк, таяныч һәм яклаучы булырга тиеш.
2022нче елның 14нче октябрендә ГХАТ Идарәсе белгечләре яңа туган сабыйны Бала тудыру йортыннан чыгару тантнасы уздырдылар. Алар бәхетле ата-анага кызларының беренче документын – туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын һәм истәлекле китап тапшырдылар.