Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә психолог Зиләрә Бережных кияү һәм кәләшләр өчен дәрес үткәрде. Зиләрә Гамир кызы барлык гаиләләр дә уза торган мөнәсәбәтләр этаплары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, чын мәхәббәт этабына барып җитү бергә авыр вакытларны кичерсәң һәм тормыш иптәшеңне кимчелекләре белән бергә кабул итә алсаң гына мөмкин. Иң мөһиме, авырлыклар башлану белән аерылышырга ашыкмаска, ә бәхетле киләчәкне бергә төзергә өйрәнергә кирәк.
Психологның яшь парлар белән чираттагы очрашуына яки аерылышу чигендәге парлар өчен шәхси консультациясенә язылырга 43-09-00 телефоны буенча мөмкин.