2022нче елның 15нче октябрендә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда традицион инструктаж узды. ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак яшь парларга никахны дәүләт теркәү тәртибен аңлаттылар, аудиториянең барлык сорауларына да җавап бирделәр.
Уздырылган никах теркәү тантанасы репетициясе бер парга үзләрен кияү һәм кәләш ролендә сынап карарга мөмкинлек бирделәр.