Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак әниләр өчен хокукый консультация уздырдылар

2022 елның 14 октябре, җомга

Бала тууга әзерләнү, сабыйның дөньяга килүе, документлар рәсмиләштерү – «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә узучы дәресләрнең төп темалары. Анда бала табырга әзерләнүче хатын-кызларның барлык сорауларына да шәһәрнең төрле учреждениеләре белгечләре җавап бирә.

14нче октябрь көнне узган дәрестә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева бала тууны дәүләт тарафыннан теркәү тәртибен аңлатты. Булачак әниләрне баланы тантаналы рәвештә Бала табу йортыннан чыгару һәм исем кушу тантанасы турындагы мәгълүмат аеруча кызыксындырды.

«Сонатал» мәктәбе дәресләре Хатын-кызлар консультациясе конференц-залында һәр җомга 10 сәгать 30 минутта бушлай уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International