Нәкъ 15 ел элек, 2007нче елның 13нче октябрендә Илназ Мөхәммәтмансур улы һәм Резеда Рафил кызы Хәбировлар өчен Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Мендельсон маршы яңгыраган иде. Бу бәхетле һәм онытылмас көннең истәлекләрен яңартыр өчен алар бүген Никахлашу сараена бәллүр туйларын бәйрәм итәргә килделәр.
Безнең юбилярларыбызның бәхет сере бик гади - гаиләдә ихтирам һәм ышаныч хокем сөрүе. Бу сер ярдәмендә Илназ Мөхәммәтмансур улы һәм Резеда Рафил кызы 15 ел буе мәхәббәттә һәм татулыкта гомер иттеләр.