Туй юбилее тантанасы – җан җылысы һәм мәхәббәт бәйрәме. Мохтар Мирзанур улы һәм Зөлфия Мәгалим кызы Фатиховларның Сапфир туйлары иң якын кешеләрен Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараена җыйды. Юбилярларның балалары әти-әниләре өчен бик шат һәм горур иделәр, ә юбилярларыбыз нәкъ 45 ел элек кебек бер-берсенә булган мәхәббәтләрен һәм назларын яшермәделәр.